"Ак чәчәк” балалар бакчасына кунакта сугышы чоры балалары

2014 елның 6 мае, сишәмбе
Бүген безнең “Акчәчәк” балалар бакчасына кунаккаТеләнче-Тамак авылы Бөек Ватан сугышы чоры балалары Шакирова Гөлсем апа, Шайхразиева Хөрия апа, Мухаммадиева Хәҗәр апа, Шакирова Ләйлә апа килделәр. Алар балаларга сугыш елларына туры килгән балачаклары турында сөйләделәр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ветераннарыбызга концерт номерлары күрсәттеләр. Уртанчылар төркеме балалары үз куллары белән ясаган котлау открыткалары бүләк иттеләр. Очрашу бик күңелле үтте. Килгән барлык кунакларга рәхмәтебезне белдерәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International