Җәйге лагерьларны әзерлиләр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Кыр эшләре гөрләп торган мәлдә, игенчеләр белән беррәттән, терлекчеләр дә тик тормый: җәйге лагерьларны әзерлиләр, акрынлап сыерларны шунда табигать кочагына чыгарырга җыеналар.

Апрель урталарында ук һәр хуҗалык үзләрендәге җәйге лагерьларны карап-тикшереп, нинди төзекләндерү эшләре башкарырга кирәклеген барлап, билгеләп чыккан иде. Күбесе барлык төзекләндерү эшләрен төгәлләп, һава торышы уңай булса, Бөек Җиңү бәйрәме көненә – 9, 10 майларда малларны җәйге лагерьларга күчерергә ният итә. Шундый хуҗалыкларның берсе – «Биклән» җитештерү кооперативы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International