Авылыбызда 3 сугыш ветераны яши.

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Җиңү көне белән!
 
Сугыш ветераннары елдан - ел кими бара. Авылыбызда 3 сугыш ветераны яши. 7 май көнне мәктәп укучылары, авыл советы җирлеге башлыгы Р.Ш.Нәҗметдинов ветераннарның өйләрендә булып ,Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап бүләкләрен тапшырып кайттылар. Өлкәннәребезгә укучылар үзләренең рәхмәтләрен шигъри юллар аша җиткерделәр. Ветераннарыбыз, аларның гаиләләре бик сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп калдылар.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International