Яңа Сарайлы авылында -9 май

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз, сугыш толлары, тыл каһарманнарының сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Аларга олы рәхмәтебезне әйтеп, хөрмәт күрсәтеп калыйк. Ветераннар белән очрашу, аларның истәлекләрен тыңлау безнең үзебезгә дә бик кирәк. 8 май көнне шул уңайдан, авыл клубына очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Сәдриев Хисаметдин Кыям улын һәм тыл ветераннарын чакырдык. Аларга чәй табыны әзерләдек. Олыгайганнар инде, сугышта күргәннәрен әле һаман тыныч кына сөйли алмыйлар. Ветераннарны котларга Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы М. Г. Фазулзянов һәм депутатыбыз Р.Р. Галиуллин бүләкләр белән килделәр.

- Тормыш бик матур, без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын, - диделәр ветераннар.

- Ир-атлар бер-бер артлы яу кырына китеп баргач, авыл ятимләнеп, барлык эшләр усмерләргә, хатын-кызларга калды бит. Ләкин без җебеп төшмәдек. Ат тарта алмастай йөкне тартып,  уз-үзебезне аямыйча җиңү өчен көрәштек. Киләчәктә сугышлар булмасын, ә яшьләр бүгенге тыныч тормышның кадерен белсен – дигән теләктә калды Рәмзия әби.

- Сугыш вакытында миңа 13 яшь иде. Басуга чәчүгә яланаяк чыгып алдан ызан ясап бардык. Әбит вакыты җиткәндә флаг күтәрәләр иде. Гел ач йөрдек. Бервакыт флагны иртәрәк күтәрделәр. Без сөенеп ашарга чакыралар дип йөгерәбез, барып җиткәч сугыш беткән диделәр – дип сөйләде Наилә әби.

Ветераннарыбызга сәламәтлек, рух ныклыгы, куанычлы көннәр, хәерле гомер телибез.

 

                 

 

 

                 Яңа Сарайлы авылының клуб мөдире Сәлимова Гөлия Ракис кызы.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International