“Батырларның даны мәңгелек!” дип исемләнгән митинг-концерт үткәрелде(Кнәз авыл җирлеге)

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
8 май көнне  Княз авыл җирлегендә авылында билгесез солдат һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышлап “Батырларның даны мәңгелек!” дип исемләнгән митинг-концерт үткәрелде. Бирегә урта мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, тыл ветераннары, авыл халкы җыелды. Тантаналы митингны   авыл җирлеге башлыгы Белова  Тамара  Ивановна  ачып җибәрде. Ул ветераннарга бәйрәм белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде.  Митингка катнашучыларга  ветеранар клубы «Надежда» бик матур эчтәлектәге концерт программасы хәзерләгән иде.  Митингта  Тукай муниципаль районыны Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Авзалова  Ильсияр  Хайдаровна, ООО «Камский Бекон» Генераль   директоры Сафиуллин  Равиль  Раисович,   ООО  «Коммунальные  сети – Татарстан» директоры Миннекаев  Риф  Сабирович,  крестьян фермерлык хуҗалык җитәкчесе   Хөрматуллин  Таһир  Нуруллович,  Княз авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе   Волков  Александр  Николаевич чыгыш ясады,алар Бөек Ватан сугышы кырларында дошманга каршы аяусыз көрәшкән батыр сугышчыларга, Җиңү көнен якынайту өчен тылда армый-талмый хезмәт куйган апа-абыйларга, сугыш чоры балаларына багышлап чыгыш ясадылар. Фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнарны искә алып, бер минутлык тынлык игълан ителде һәм оешмалар исемнннән (  «Родина»патриотик  клубы   һәм  «Отвага»  яәҗүсмерләр клубы,    Тукай  муниципаль  районы, Кнәз мәктәбе укчылары,Кнәз авыл җирлеге халкыннан,  ООО «Камский Бекон»,    ООО СХП «Алмаз»,  ООО «Коммунальные сети - Татарстан»,  ТСЖ, шифаханә,балалар бакчалары) исемннән  һәйкәлгә чәчәкләр салынды.   Бәйрәмдә катнашучылар солдат боткасы һәм" фронтовые 100 грамм" белән сыйландылар һәм  бүләкләр алдылар. Митинг-концертны   Тамара Тузеева   һәм Раузалия  Габдуллина ( мәдәният йорты хезмәткәрләре) алып бардылар,ветераннарга, тантаналы чараны әзерләгән, чыгыш ясаган һәм каһарманнарны искә алырга килгән һәркемгә рәхмәт сүзләре  җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International