“Сударушка”ның чыгышын югары бәяләнде

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
 Күптән түгел, Кече шилнә авылының “Сударушка” ансамбле үзенең осталыгын “Русская песня – 2014” республикакүләм фестивалендә янә бер исбат итте. Фестивальнең сайлап алу турыннан узып, ул Казан шәһәренең “Ак Барс” яшьләр үзәгендә үткән гала-концертта катнашты. Дәртле, профессиональ чыгышлары белән ансамбль башкала коллективларыннан калышмады. Жюри әгъзалары “Сударушка”ның чыгышын югары бәяләде һәм Арби Велидов җитәкчелегендәге ансамбль “Русская песня – 2014” республика фестиваленең лауреаты исеменә лаек булды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International