Чыршылы авылында "Без сезнең батырлыкны онытмыйбыз, авылдашлар" дигән митинг узды

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
9 май көнне  Чыршы авылында Бөек Җиңүнең 69-еллыгына багышланган "Без сезнең батырлыкны  онытмыйбыз, авылдашлар" дигән  митинг узды. Митингта тылда хезмәт итүчеләр, укучылар, балалар,"Родина" патриотик клуб вәкилләре  катнашты.Сугышта һаләк булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка чәчәк бәйләмнәре салынды. Авылның иң өлкән кешеләре:  мулла  -  Галиахмэт  бабай,   Насеева  Хәлима,  Габдуллина  Софья  әбиләр  бу митингта шигырьләр сөйләделәр.  Княз авыл җирлеге башлыгы  Белова  Тамара  Ивановна, крестьян фермерлык хуҗалык җитәкчесе - Хөрматуллин  Таһир  Нурулла улы   "Тукайтеплогаз"  директоры - Насибуллин  Вахит  Шәрип улы,  Гайниев  Рустэмнәр үз чыгышларында авылдашларны искә алдылар, исәннәргә сәламәтлек,озын гомерләр, тынычлык теләделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International