Рәхмәт Сезгә, ветераннар!

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Рәхмәт Сезгә, ветераннар! 
 
Җиңү бәйрәменә багышланган тантана Советлар Союзы Герое Нурмый Шарипов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.А.Муллина укучыларны, укытучылар коллективын бәйрәм белән тәбрикләде. Тарих укытучысы Р.А.Яхина сугыш чорының авырлыклары, ул китергән михнәтләр турында сөйләде. Бәйрәм сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл янында дәвам итте. Сугыш һәм Хезмәт ветераннарын, тыл батырларын, авыл халкын мәктәп директоры Л.Д.Исхакова бәйрәм белән котлады. 3 нче сыйныф укучылары бик эчтәлекле әдәби - музыкаль монтаж куйдылар. Һәлак булган ветераннарыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык, алар хөрмәтенә веноклар куйдык. Соңынан мәктәп ашханәсендә барлык ветераннарыбыз, килгән кунаклар хөрмәтенә чәй өстәле әзерләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International