Сәмәкәйдәге митинг та, гадәттәгечә, истә калырлык, күңелләрне кузгатырлык итеп оештырылган иде

2014 елның 12 мае, дүшәмбе
Сәмәкәйдәге митинг та, гадәттәгечә, истә калырлык, күңелләрне кузгатырлык итеп оештырылган иде.   Быелгы тантанага нибары берсе – 89 яшьлек Мансур Гәрәев килә алды. Авылда яшәүче 94 яшьлек Ибраһим Сөләйманов, 89 яшьтәге Мөнәвир Салихов бәйрәмне өйләрендә генә каршылады.Митингта катнашучыларны Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов, «Ирек» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев, район хакимияте исеменнән «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева, мәктәп директоры Миргасим Галимҗанов, Сәмәкәй ветераннар советы җитәкчесе Гөлфирә Петрова җылы котлады. Алар үзләренең чыгышларында җиңү яулаган, илне җимереклекләрдән торгызган буын вәкилләренә олы рәхмәтләр, җылы теләкләр җиткерде. Сугыш елларында фронт тоткан өлкәннәр ул елларның авырлыгын, күз яшьләрен сөртә-сөртә искә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International