Суык-сулылар солдат боткасы белән дә сыйландылар.

2014 елның 13 мае, сишәмбе

8 май көнне  Түбән Суык-Су авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чаралар үткәрелде. Башта һәйкәл янында авылсоветы рәисе Сайфетдинов  Наис Миргасимович ветераннарыбызны котлап китте. Аннан балалар белән әзерләгән монтаж булды, һәйкәлгә чәчәкләр куелды, 1 минут тынлык ясалды. Соңыннан ветераннарыбызны җыеп авыл клубында әзерләнгән чәй өстәленә алып кердек, солдат боткасы белән дә сыйландылар. Ветераннырыбыз авыр елларын искә алып яшьлек җырларын башкарып алдылар. Авылыбыз абыстае сугыш кырларында ятып калучылырга, сугыштан кайтып вафат булганнарга, гомумән сугыш корбаннарына дога кылды. 9 Майга багышланган стенгазеталар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International