8 нче май көнне Круглое Поле поселогында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Безгә яшәргә һәм хәтерләргә” исемеле тантаналы митинг булып үтте. Монда сугыш һәм тыл ветераннары, төрле оешма вәкилләре чакырылган иде. Ветераннарны иҗади коллективлар, балалар бакчасы котлады, һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Укучыларның “ Кабат кырык бишнең язы” исемле әдәби монтажы ветераннарның күңеленә аеруча хуш килде. “Полюшка” иҗади коллективы да матур чыгыш күрсәтте. Митинг ахырында данлыклы “ Җиңү көне” җыры башкарылды, бәйрәм ахырында барлык кеше солдат боткасы ашады.