Экологик белем бирү көне

2014 елның 13 мае, сишәмбе
12 нче май Россиядә экологик белем бирү көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты – халыкка экологияне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату, әлеге өлкәнең кеше тормышына ни дәрәҗәдә зур тәэсир ясавы турында сөйләү. Шул уңайдан бүген һәр мәктәптә, һәр класста махсус экология дәресләре оештырылды. 5 нче класс укучылары безнең туган ягыбызның бизәге булган каен агачы, аның үзенчәлекләре, кешеләргә булган файдасы турында сөйләштеләр, кроссвордлар чиштеләр. Агачларны саклауның, җирне чүпләмәүнең никадәр әһәмиятле булуы турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International