Авылыбызда алты сугыш ветераны яши, һәм алар барысы да бәйрәмгә килгән иде.

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм һәйкәл янында үтте. Тантананы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтҗанова Р.Г. әзерләде һәм үзәкләргә үтәрлек итеп алып барды. Иң куандырганы шул булды: бүгенге көндә авылыбызда алты сугыш ветераны яши, һәм алар барысы да бәйрәмгә килгәннәр иде. Шулай ук тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да бар иде. Ветераннарны авыл, район җитәкчеләре ихлас котлады. 5, 11 нче класс укучыларының чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Һәлак булган ветераннарыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдык, алар хөрмәтенә веноклар куйдык. Соңыннан авыл мәдәният йортында барлык кунакларны солдат боткасы белән сыйладылар, авыл үзешчәннәре, “Әллүки” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар бик зур матур концерт куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International