“Яр Чаллы элеваторы” ААҖ – шәһәрдәге иң бай тарихлы предприятиеләрнең берсе.

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

“Яр Чаллы элеваторы” ААҖ  – шәһәрдәге иң бай тарихлы предприятиеләрнең берсе. Быел  коллектив 100 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бүгенге көндә “Яр Чаллы элеваторы” ААҖ  азык әзерләү һәм сәнәгать дәрәҗәсендә ашлык эшкәртүдән тыш, катнашазык та җитештерә.

Агымдагы елның апрелендә биредә яңа катнашазык заводы сафка басты. 

Якын киләчәктә предприятиене техник яктан яңарту, куркынычсыз хезмәт шартлары белән тәэмин итү , заман таләпләренә җавап бирә торган һәм әйләнә-тирә мохитка зыян китерми торган куәтле җайланмалар белән җиһазландыру планлаштырыла.

Заманча җитештерү процессының катлаулылыгы хезмәт куркынычсызлыгына комплекслы якын килүне таләп итә. Бу шартларда предприятие бик күп мәсьәләләрне хәл итә. Моңа эшчеләрне хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, махсус эш киемнәре һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, җитештерү процессының куркынычсызлыгына ирешү, эшчеләргә, белгечләргә хезмәт куркынычсызлыгы турындагы инструкцияләрне җиткерү һ.б. керә.

Март аенда предприятиедә “Хезмәтне саклау көне” үткәрелде. Әлеге чарада барлык подразделениеләрнең җитәкчеләре, участок мастерлары катнашты. 55 эш урыны тикшерелде. Хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, инструкция таләпләрен бозу фактлары теркәлмәде. Эшчеләрнең кагыйдәләрне белүенә, шулай ук персоналны тиешле саклау чаралары белән тәэмин итү һәм әлеге чараларны дөрес итеп куллануын тикшерүгә аеруча игътибар бирелде.

Предприятиедә хезмәтне саклауның төп алшартларыннан берсе –  эш шартларын яхшырту. Гамәлдәге закон һәм персонал белән эшләү кагыйдәләренә таянып, үз вакытында инструктажлар үткәрелә, эшчеләрнең, шул исәптән, җитәкчеләр һәм белгечләрнең бу өлкәдәге белем дәрәҗәсе тикшерелә, укулар оештырыла.

2013 елда хезмәтне саклау чараларына тотылган чыгымнар 759,9 мең сум тәшкил итте. Шуның 277,1 мең сумы эш киемнәре һәм шәхси саклану чаралары сатып алуга тотылды.

2013 елда эш урыннары аттестацияләнде.

Предприятиедә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм тиешле чараларны үткәрү, санитария кагыйдәләрен  үтәү  билгеләнгән тәртиптә, җитештерү контроле нигезендә башкарыла.

Предприятиенең үз медпункты бар. Гамәлдәге закон нигезендә биредә мәҗбүри һәм даими төстә медицина тикшерүләре оештырыла.

Әлеге чараларның барысы да  эш урынында имгәнүләрне булдырмау һәм һөнәр белән бәйле авыруларны искәртү максатыннан оештырыла.  

 

Яр Чаллы элеваторы үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International