Суыксу авыл җирлегендә зиратларның һәркасында үзеңне тоту кагыйдәләре язылган алтакталар урнаштырылды.

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
Май башында Түбән Суыксу авыл җирлегендәге: Түбән Суыксу, Югары Суыксу, Куады, Яңа Мусабай авыллары зиратларын чистарту өмәләре узды. Җирлек башлыгы Наис Сәйфетдинов, авылның ветераннар советы белән оештырылган өмә 3 көн дәвам итте. Өмәдә 300гә якын кеше катнашты. Авыл халкы зиратлардагы корыган агачларны кисеп яндырды, корыган үләннәрне җыеп-түкте. Зиратларның һәркасында мәңгелек йортта үзеңне тоту кагыйдәләре язылган алтакталар урнаштырылды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International