Гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә. Нык, тату гаилә һәрчак җәмгыятьнең нигезе, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне саклаучы ышанычлы тыл булып тора. Халыкара гаилә көне уңаеннан районда күп төрле чаралар узды: гаилә көннәре ,иҗади гаиләләрне билгеләү, гаиләләр арасында спорт ярышлары, рәсем - шигырь бәйгеләре, һ.б.
Түбән Суык-Су авылында Миннебаевлар гаиләсе Мәгъсумҗан абый һәм Миннегаян апаларның бергә тормыш коруларына 60 ел булу тантанасын билгеләп үттеләр. Юбилярлар бер авылда туып үсеп, шул авылда гомер кичереп,тырыш хезмәт куйган кешеләр. Аларны ЗАГС хезмәткәрләре котладылар,гаиләләрендә җылык сүнмәвен,озын –тигез гомер кичереп, балаларына һәм бер-берсенә кирәк булып,тыныч тормышта яшәүләрен теләделәр.