Республиканың җиде районында язгы бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчү төгәлләнде
2014 елның 16 мае, җомга
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләреннән күренгәнчә, республика буенча чәчү 1,3 млн. га мәйданда башкарылган, бу фаразланганнан 77 % тәшкил итә. Бөртекле сабан культуралары- 932,1 мең га, бодай - 402,6 мең га, борчак 51,6 мең га мәйданда чәчелгән. Республика районнарында арпа чәчү төгәлләнде (383,2 мең га).
Шикәр чөгендерен чәчү дә төгәлләнеп килә, 13 майга шикәр чөгендере 46,5 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразланганнан 94% тәшкил итә.