Новотроицкое авылында гомер кичерүче Борханова Фатыйма әбигә 90яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Әхмәтова Люция һәм авыл җирлеге башлыгы Волкова Рима килделәр, Фатыйма әбигә Россия Президенты Владимир Путиннның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар,исәнлек ,тыныч картлык теләделәр.