Яшьләр оешмалары лидерлары белән җыелыш узды

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
2014 елның 15маенда  районның яшьләр бүлеге, Ерыклы авыл мәдәният йортында ,яшьләр оешмалары лидерлары белән җыелыш уздырды. Анда Бетьки , Биклән,Иштиряк, Круглое Поле,Мәләкәс,Түбән Суык-Су авыл җирлегеннән лидерлары катнашты һәм эшлекле  сөйләшү  булды.  Яшьләр белән эшләү,  спорт  һәм туризм  бүлеге башлыгы Гәрәев И.Р "Изгелек атналыгы!" һәм «Георгиевская лента» акцияләре буенча нәтиҗә ясады ,бу акциядэ  актив  катнашканнарга рәхмәт хатлары тапшырды.    Политзавод проекты буенча уздырылган  яшьләр форумында катнашучылар үзләренең фикерләрен җиткерделәр,анда булган  яңалыклар белән танштырдылар . Яшьләр оешмасы  " Иң яхшы  авыл ишек алды" дигән яңа бәйге турында аңлатма бирде һәм бу бәйгедә катнашырга чакырды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International