Районның картлар һәм инвалидлар йортында да Бөек Җиңү көнен түземсезлек белән көтеп алдылар

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Районның картлар һәм инвалидлар йортында да күп корбаннар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңү көнен түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки алар янына бәйрәмнәрдә кунаклар килә, рәхәтләнеп концертлар карыйлар. Бу юлы да шулай булды. Картлар йортында гомер кичерүчеләр янына Әлмәттән «СМП-Нефтегаз» ачык акционерлык җәмгыятенең «Яз» Хәйрия оешмасы вәкилләре килде. Компаниягә нигез салучы, хәйрия эшчәнлеген оештыруда башлап йөрүче Фоат Комаров, «Яз» оешмасы советы рәисе Азат Фәрхетдинов, «АЧНФ «Алсу» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Резеда Комарова, Фоат Фәһимовичның ярдәмчесе Светлана Чайковская картлар йортында яшәүчеләрне, анда эшләүче хезмәткәрләрне җылы котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Ахырдан Теләнче Тамак урта мәктәбе укучылары ялгызлыкта гомер кичерүчеләрне зур бәйрәм концерты белән тәбрикләделәр, дип язган картлар йортының социаль эш буенча белгеч Альбина Камалова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International