Күзкәй авыл клубы тирәсе бу иртәдә гөр килә иде инде

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Күзкәй авыл клубы тирәсе бу иртәдә гөр килә иде инде. Табаларда коймак пешә, чәй кайный, тирә-якка ямь биреп музыка агыла. Бу истәлекле көнгә укучылар, авыл үзешчәннәре көче белән зур концерт әзерләдек.

Җиңү көне иртәсендә авылдашларны бәйрәм коймагы белән чәй, күңелле музыка көтә иде инде. Бәйрәм тантанасын җылы котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев ачып җибәрде. Истәлекләр, концерт номерлары үрелеп барды.

Шөкер, безнең 4 сугыш ветераны исән-сау. Алар: ветеран укытучылар Мәхмүт Әмиров, Александр Сизов, Җиһангир Фәттахов һәм Мәхмүт Сабиров – бүгенге бәйрәмнең иң кадерле кунаклары. Сугыш һәм тыл ветераннарына рәхмәт сүзе әйтергә килгән район советы депутаты, авылдашыбыз Флүр Шәфыйков, гадәттәгечә, ветераннарыбызга бүләкләрсез килмәгән: сугыш ветераннарына – 7 мең сум акча салынган конвертлар, ә 63 тыл ветеранына күчтәнәч пакетлары әзерләткән иде, авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев ветеран бабакайларга йомшак юрган бүләк итте, «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхаттаров мул табынлы өстәл әзерләтте.

Яу кырында башларын салган, исән-сау кайтып, арабызда яшәп бакыйлыкка күчкән ветераннар һәйкәленә чәчәкләр, венок кую мизгеле дулкынландыргыч булды, дип язган мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International