Район халкын Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кабул итте

2014 елның 20 мае, сишәмбе

 19 май  көнне район прокуратурасы бинасында бер сәгать дәвамында район халкын Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кабул итте. Республиканың баш прокурорына ул көнне барлыгы 19 мөрәҗәгать булды. Кабул итүгә райондашлар шәхси сораулар белән дә, коллективлар белән дә килгәннәр иде. Халык, нигездә, җир проблемаларына кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде, ике мөрәҗәгать хезмәт хакы түләмәү буенча булды. Барлык сораулар республика прокуроры контроленә алынды. Аннары Илдус Нәфыйков кабул итүне Яр Чаллыда дәвам итте. ТР прокуратурасыннан тикшерүчеләр төркеме районда әле 23 майга кадәр эшләячәк. Теләүчеләр бу көннәрдә тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International