Муниципаль районның үз Гимны барлыкка килде. "Тукай исеме – бөек исем!"

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
 Муниципаль районның үз Гимны барлыкка килде.(проект)Аны районның танылган шагыйрәсе Сәетгәргева Рәзинә Гәбделбәр кызы иҗат итте. Көе һәм сүзләре дә -аның үз иҗаты. 

Тукай исеме – бөек исем!

    

Рәзинә  Сәетгәрәева көе һәм сүзләре( Тукай муниципаль районы Гимны)

 

 

2014 елның 26 апрелендә   Тукай туган көнне иҗат ителгән.

 

Бөек Тукай исемен аклап,

Яши халкым үрләр яулап.

Тукай исеме – хәтерләрдә,

Туган телем – күңелләрдә.

 

Кушымта:Тукай исеме – бөек исем,

                   Исеменә җисеме килсен!

                    Яңгыр вакытында явып,

                   Җил дә вакытында иссен...

                   Уңдырышлы еллар килсен!!!

 

Әкиятләр чынга аша,

Безнең төбәк чәчәк ата.

Алда көтә бөек эшләр,

Тукай рухы мәңге яшәр.

 

Кушымта:Тукай исеме – бөек исем,

                  Исеменә җисеме килсен!

                  Яңгыр вакытында явып,

                  Җил дә вакытында иссен...

                  Табыннарга икмәк менсен!!!

 

Кошлар белән Тукай кайта,

Алмагачлар чәчәк ата.

Һәр яз саен тукайлылар,

Сабантуйда мәйдан тота!!!

 

Кушымта:Тукай исеме – бөек исем,

                  Исеменә җисеме килсен!

                  Яңгыр вакытында явып,

                   Җил дә вакытында иссен...

                  Тоеп яшик  Т у к а й  хисен !!!

                  Тукай исеме – бөек исем!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International