Районда коррупциягә кагылышлы хокук бозу фактлары турында хәбәр итү өчен кайнар линия телефоны эшли

2014 елның 23 мае, җомга
Районда коррупциягә кагылышлы хокук бозу фактлары турында хәбәр итү өчен кайнар линия телефоны эшли. 8 (8552) 70-21-35 телефоны аша халыктан хәбәрләрне эш көннәрендә 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин кабул итә. Тәүлекнең калган вакытында хәбәрләр автомат режимда кабул ителә.
Коррупция фактлары турында шулай ук авыл җирлекләрендә урнаштырылган «Халык почтасы» тартмаларына да язып салырга мөмкин.
Хәбәрләрне 8 (843) 291-19-25 телефоны буенча ТР Прокуратурасына һәм 8 (843) 291-20-02 телефоны аша ТР Эчке эшләр министрлыгына да җиткерергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International