Миңлезифа әби Нуриәхмәт кызына 100 яшь тулды.

2014 елның 23 мае, җомга

 Иштирәк авылында гомер кичерүче Нуриәхметова Минлезифа әби  Нуриәхмет кызына  100 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Әхметова Люция һәм   Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Закиров Рөстәм килделәр.  Миңлезифа әбигә Люция Хаковна сәламәтлек, тыныч көннәр теләде,Россия Президент  Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич исеменнән  җибәрелгән  котлау хатлары тапшырды.

Миңлезифа әби яшьтән ятим кала. Тормыш аны  көчле булырга ,һәр авырлыкны җиңәргә өйрәтә  ,тормыш иштәше белән дә  ел ярым гына торып кала,аны сугышка озата ,Нәбилулла абыйның үлгән хәбәрен ала...

Хәзергесе вакытта 100 яшьлек әбекәй  улы ,килене ,оныклары  һәм  оныкчыклары белән  куанып гомер кичерә. Миңлезифа әбинең күңеле яшь,ул һаман да шулай  бәхеткә куанып ,озак яшәсен !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International