Күзкәй авылында ветеринария пункты ачу тантанасында Министрлар Кабинетыннан да катнаштылар
2014 елның 23 мае, җомга
Күзкәй авылында ветеринария пункты ачу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш Ветеринария идарәсе башлыгының беренче урынбасары Айрат Гәрәев катнашты һәм чыгыш ясады. Әлеге чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, башка бүлек хезмәткәрләре һәм район оешмалары катнашты.