Районның 2 мәктәбеннән укучылар май башында мәшгульлек үзәге аша килешү төзеп эшкә урнаштылар

2014 елның 26 мае, дүшәмбе


   Кнәз мәктәбенең 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 10 укучысы, Борды мәктәбеннән 1 укучы май башында мәшгульлек үзәге аша килешү төзеп эшкә урнаштылар. Алар барысы да ай ахырына кадәр эшләячәк. Кнәзлеләр мәктәптән тыш вакытта авыл җирлеге территориясендә җыештыру, чистарту эшләре алып бара. 9 Май бәйрәменә һәйкәл янын да алар әзерләде. Борды мәктәбе укучысы исә «Касакин» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан балаларга, тулы сәгатьләрне эшләгәндә, үзәктән аена 1275 сум һәм эш бирүчедән 5554 сум (минималь хезмәт хакы) күләмендә акча түләнә. Закон буенча, 14-16 яшьлек үсмерләр көненә 4 сәгать, 16-18 яшьлекләр көненә 6 сәгать эшләргә тиеш. Бүгенге көндә балаларны җәйге ялда эшкә урнаштыруга әзерлек бара 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International