4 май көнне үткән "Күңелле ярышлар" бәйгесендә районның төрле оешмаларыннан профсоюз членнары катнашты. Күңелләре күтәренге бу тынмас җаннар арасында түбәндәге кешеләр бар иде :Җиһангиров Артур Ринат улы ( районның юристы ), Фәрдеева Миләүшә Хәйдәр кызы (район шифаханәсенең шәфкать туташы, Вазеева Айдылу Дефар кызы ( яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге ), спорт мәктәбеннән: укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәләхова Әлфира Фәйзерахман кызы ,инструктор- методист Гаязова Эльвира Фәрәхетдин кызы ,тренер-укытучы Шундрин Анатолий Вячеславович .
Әлфира Фәйзерахман кызы җитәкләгән бу яшь йөрәкләр төркеме уңышлы гына чыгыш ясады һәм финалга чыкты. Котлыйбыз,үзләрен!