Сезне бөтендөнья китапханәләр көне белән тәбрик итәбез

2014 елның 27 мае, сишәмбе
Сезне бөтендөнья китапханәләр көне белән тәбрик итәбез. Китап безнең тормышыбызда иң кирәкле, мөһим әйбер. Ул кешелек тарафыннан иҗат ителгән иң бәһале табыш.

       Сез халыкка мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләгән китапханәчеләребез, Сезгә тән сихәтлеге, җан тынычлыгы телибез. Укучыларыгыз күп һәм мәрхәмәтле булсын, эшегездә уңышлар, өегездә җылылык һәм аңлау, дуслар арасында – хөрмәт, ә тормышта хыялларыгызның чынга ашуын телибез. Йөзләрегездән шат елмаю китмәсен, һәр көн Сезгә шатлык китерсен. Иҗади эшегездә уңышларга ирешүегезне, әле яуланмаган үрләрне яулавыгызны телибез.

                             Бәйрәм белән Сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International