Түбән Суык-Су урта мәктәбендә чыгарылыш класслар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

2014 елның 27 мае, сишәмбе

24 май көнне Түбән Суык-Су урта мәктәбендә чыгарылыш класслар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.  Укучылар тарафыннан концерт-монтаж әзерләнде. Аларны котларга  районнан  Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Хузягалеева Л.Н. килде.  Тубән Суык-су авыл җирлеге башлыгы урынбасары укучылырга изге теләкләр теләде, ата-аналар комитеты рәисе укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм азагында Түбән Суык-Су мәдәният йорты директоры Сайфуллина Ландыш Ахатовна узенең матур җырларының берсен бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International