“Сударушка” ансамбле фестивальдән диплом белән кайтты.

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Кече Шилнә авылының Арби Велидов җитәкчелегендәге “Сударушка” фольклор ансамбле 25 май көнне Лаеш районында үткән Россиякүләм “Каравон” фестиваленә барып кайтты. Егерменче тапкыр узучы әлеге фестивальдә илнең төрле почмагыннан 20дән артык коллектив катнашты. Шулай ук әлеге чарада Удмуртиянең Евровидение конкурсы буенча танылган “Бурановские бабушки” коллективы да чыгыш ясады. “Сударушка” ансамбле алардан кунакка чакыру алып, фестивальдән диплом белән кайтты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International