Хакимият башлыгы Вәсил Гарифович үзенең чыгышында чыгарылыш класс укучылары һәм аларның әти-эниләренә мөрәҗәгать итеп болай диде: “Кеше кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, хезмәтне яратырга, җиргә якын булырга тиеш. Сезнең арада авыл хуҗалыгын, аның хезмәтен яратучы укучылар булу сөендерә. Ата-аналар, сезгә мөрәҗәгатъ итәм. Балаларыбыз өчен иң җаваплы чор: дәүләт имтиханнарын уңышлы гына биреп, алдагы тормышка профессия сайлау вакыты җитте. Яшьләргә дөрес юнәлеш биреп, киләчәктә үзләре яратып башкарырдай һөнәр сайларга ярдәм итик”