Техник иҗатны үстерү буенча муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән I республика фестивале тәмамланды

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
2014 елның 24 маеннан 25 маена кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданында Техник иҗатны үстерү һәм ярдәм итү буенча муниципаль берәмлекләре I республика фестивале үтте.
Фестиваль төрле техник юнәлештәге күргәзмәләр, шулай ук мәктәп укучылары һәм яшьләрнең инженерларча һәм иҗади конструкторларча фикерләвен үстерүгә, укучыларда фәнни-техник иҗатка кызыксыну уятуга юнәлдерелгән конкурс чараларыннан торды. Фестивальдә Татарстан Республикасының бөтен муниципаль берәмлекләреннән 1200дән артык кеше катнашты, күргәзмәдә балалар техник иҗатының 1987 экспонаты күрсәтелгән иде.Тукай районыннан бу фестивальдә Иске абдул,Биклән, Борды  авылларыннан катнаштылар   ,бик күп эшләр уңай бәя алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International