9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Әлеге күңелле дә һәм моңсу да булган бәйрәмдә ата- аналар, район башкарма комитет җитәкчесе Р.Асылгараев, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Г.Гиниятуллина, авыл җирлеге башлыгы Р.Назметдиновоешма җитәкчеләре һәм бик күп кунаклар катнашты. Алар укучыларга үзләренең җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр. Бу укучылар тормышта үз юлларын табарлар, бүгенге заман таләпләренә кирәкле һәм үзләре яраткан һөнәр сайлап, илебезнең лаеклы кыз - уллары булырлар дигән өметтә калабыз. Хәерле, уңышлы ак юллар сезгә, балалар!