Тукай муниципаль районындагы дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе Тукай районының картлар hәм инвалидлар йорты.
Май – дару үләннәре җыю өчен иң яхшы ай.
Карлар эри башлауга ук кыш өчен витаминнар хәстәрен күрергә кирәк дигән уй килә Тукай картлар йортында яшәүче әби - бабайларыбызга. Бу аларның яратып башкара торган эшләре. Шушы максат белән без урманнга юл тоттык. Язгы яшеллек борын төртүгә табигать даруханәсе тәгаен җанлана. Өскә карасаң, чәчәкләре белән хуш исләр таратып, хәтфә күлмәген кигән яшел агачлар, ә аска карасаң, аяк асты тулы шифалы үләннәр җәймәсе. Майда дару үләннәренең иң көчле тәэсирле, бәрәкәтле чагы. Күп төрле дару үләннәре җыеп кайткач, без аларны күләгәле урында таратып киптердек. Кипкәндә даими әйләндереп торырга онытмадык. Әби бабайларыбыз шушы үләннәрнең шифасын тоеп, рәхәтләнеп, төнәтеп эчәләр. Барлык укучыларга да дару үләннәре кулланырга киңәш итәбез.
Социаль хезмәт күрсәтү буенча белгеч Камалова Альбина Наиль кызы.