Бүгенге көндә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге нинди планнар белән яши?

2014 елның 30 мае, җомга
– 20-22 июньдә Яңа поселогының урман аланында яшьләр арасында Беренче яшьләр форумын үткәрергә планлаштырабыз. Монда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, хакимиятнең бүлек башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасының аграр яшьләр оешмасы белгечләре чакырулы. Без бу форумга зур өметләр баглыйбыз. Ул яшьләргә сәләтләрен ачарга, үстерергә ярдәм итәчәк дип уйлыйбыз. Яшьләребезгә җәмәгать тормышында актив катнашуның ролен күрсәтүче чаралар күздә тотыла. Безнең бурычыбыз – яшьләргә булышу, аларның киләчәккә планнарын, максатларын тыңлап, һәрьяклап ярдәм күрсәтү.(Район яшьләр бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев)

Тулы белешмә "Якты юл "газетасы битләрендә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International