Сабантуй сәламәтлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр арасында үтте

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
  1 июнь – Балаларны яклау көне  Бу көнне балалар бакчаларында, мәдәният учакларында берсеннән-берсе матур чаралар, уеннар, бәйгеләр уздырыла шундый чараларның берсе  сәламәтлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр арасында үтте. Балалар Сабантуенда  район башлыгы Хаҗиев Вәсил Гариф улы катнашты, бәйрәм хөрмәтенә Салют булды,  һавага  балалар тарафыннан шарлар очырылды.  Сабантуйда Балалар төрле кызыклы уеннарда көч сынаштылар, җыр-бию, шигырь конкурсларында катнаштылар. Бәйрәмдәге балаларның берсе дә игътибардан читтә калмады, һәрберсенә бүләкләр таратылды. Балалар чын куңелдән ял иттеләр.
Бәйрәмнең игәнәчеләре:Мәләкәс авыл җирлеге;Бердәм Россия  берлеге; Тукай район  суды; ,Благотворительная организация «ЯЗ»(Әлмәт шәһәре);Район «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы;  ООО «Феникс» (җитәкчесеАвзалов Азат Равхатович);ООО «Кузкей» (җитәкчесе  Шәфиков Флер Хатыпулы);  индивидуаль предпринимателләр  - МамаеваИ.Р., Муродов  Х.С., Нужина Е.В. (поселк  Татарстан); Региональная общественная организация инвалидов «Спортивное движение»(җитәкчесе Галеев    Әсхат   Фәргать улы) 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International