Яна посёлогы мәдәният йорты мәйданында зур бәйрәм оештырылды

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

1 июнь - Балаларны яклау көне.

Балаларны яклау коне уңаеннан Яна посёлогы мәдәният йорты мәйданында зур бәйрәм  оештырылды. Бәйрәмдә  посёлок җирлегендә яшәуче балалар гына тугел, әби - бабайларына кунакка кайтканнары да катнашты. Жыр –нәфис сүз белән аралаштырып алып барылган бәйрәмнең призлары да искиткеч иде. Спорт уеннарында Решетников Данил, Салихов Нәфис, Хөсәенов Азатларга тиңнәр булмады.

Рәсем конкурсының тематикасы  «Җир шарында  тынычлык өчен»  булганлыктан, һәр рәсемдэ кояш, чәчәкләр, балалар сурәте төп урын алып тора.

Бәйрәм тантанасыннан һәркем шат күңел белән канәгатьләнү хисе алып, мәдәният һәм мәктәп коллективына зур рәхмәтләр әйтеп таралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International