Алар балаларның теләкләрен нәкъ алар кушканча үтәде.

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Үткән дүшәмбе көнне узган атналык киңәшмәгә килгән хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр, район хакимиятенең бүлек башлыклары  утырышлар залы ишеге төбендә урнашкан «Теләкләр агачы»н күрмичә калмагандыр. Ул «агач ботакларында» авыру һәм инвалид балаларның теләкләре, күңелләрендә йөрткән хыяллары язып эленгән иде. Бу акциянең максаты – шушы балаларга игътибарны юнәлдерү. Теләге булган һәрбер җитәкче агачка эленгән конвертны алып, анда язылган теләкне укып, мөмкин булган очракта ярдәм итә ала. Бу ярдәмне район авыл хуҗалыгы идәрәсе җитәкчесе Сәбитов Х. Г. ,район аппарат Советы  җитәкчесе Наурозова Ә. З. һәм  шәфкать туташы Фәрдеева М. Х.  инде башкардылар,алар балаларның теләкләрен нәкъ алар кушканча үтәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International