Әнә шундый баш астында Түбән Суык-Су авыл җирлегендә
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Балалар Сабан туе” үткэрелде.
Бу бәйрәм уңаеннан Түбән Суык-Су урта мәктәбендә, “Ак Каен”балалар бакчасында, Кувады “Мәктәп-балалар бакчасы” ишегалды шарлар, флаглар, чэчэклэр белән матур итеп бизәлгән, күңелле музыка яңгырап торды. Кече Сабан туен хәтерләткән бәйрәмдә балалар бигрәк тә күз бәйләп приз кисү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату уеннарын яратып уйнадылар. Җыр-бию бәйгеләрендә берсеннән-берсе уздырып җырладылар, биеделәр алар. “hәр рэсемдә кояш”дигән исем астында асфальтка ясалган рэсемнәргә урыннар билгеләп, җинүчеләргә бүләкләр тапшырдык. Балаларга бүләкләр алуда матди ярдәм күрсәтән авыл җирлеге җитәкчелегенә, авылдашыбыз Нургалиев Марсельгә, “Яз” хәйрия берләшмесе оештыручысы Комаров Фоат Фагимовичка зур рәхмәт белдерәбез.
Бәйрәмгә килгән өлкәннәр, күкләребез гел аяз булсын, балаларыбыз тыныч, матур тормышта яшәсеннәр, дип тели-тели, күңелле балачак иле белән хушлаштылар.