1 июньдә Круглое Поле поселогы мәдәният йорты каршында 1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде.Бәйрәм Сабантуй уеннары белән үрелеп барды,җыр-биюләр поселокны яңгыратып торды. Бу күңелле чара -оештыручыларның йөрәк җылысын биреп эшләүләре, балаларның бик теләп уеннарда катнашулары белән үтемле булды. Балаларга бүләкләрдә мулдан бирелде. Балалар ,килгән кунаклар авыл җирлеге башлыгы Эльмира Робертовна Низамиева,Әлмәт шәһәренең «Яз» хәйрия фонды (Фоат Комаров) , мәктәп директоры Гуфранова Надежда Виниаминовна, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гильманова Любовь Петровна, физика укытучысы Рогова Светлана Алексеевна рәхмәтләрен белдерәләр.