Көрәшчеләребез – Круглое Поле поселогыннан, тренерлары Рафаэль Гыйззәтуллин.

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
30 майдан алып 1 июньгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Анда 2001-2002 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Тукай районы данын Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселоклары, Биклән авылы спортчылары яклады. Райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясап, финалга чыктылар. 35 килограммга кадәрге авырлыкта Нурислам Ахмедов II урынны яулады, 38 килограммга кадәрге авырлыкта Азамат Гайнетдиновка тиңнәр булмады, 50 килограммга кадәрге авырлыкта Егор Имаков – II урын, 54 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Даниил Шишканов III урын яулады
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International