Рус теле көне(А.С.Пушкин туган көн)

2014 елның 6 июне, җомга
1799 нчы елның 6 нчы июне көнне «рус шигъриятенең кояшы» Александр Сергеевич Пушкин туган.
Пушкин иҗаты безне гомеребез дәвамында озата бара.Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге халыкларны берләштереп тора. Аның әсәрләре, тәрҗемә өчен катлаулы булуга карамастан, дөньяның барлык төбәкләрендә үзен олылаучыларны, ихтирам итүчеләрне тапкан.Хәзер Пушкин көне безнең илдә ел саен бәйрәм ителә. Шагыйрьнең туган көне, бәйрәм буларак, 1997 елдан, РФ Президентының «А.С.Пушкинның тууына 200 ел уңаеннан Россиядә Пушкин көннәре булдыру» турындагы Указына нигезләнеп, Дәүләт статусы алды.
Мәктәпләрдә  А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан әдәби кичә үткәрелә,авыл китапханәләрендә китап күргәзмәләре,әңгәмәләр,кичәләр оештырыла.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International