Районның хакимият бинасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге башлыгы Роберт Хөснетдинов ,район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев , район үзәк больницасы наркологы Илдус Мусин ,юридик бүлеге башлыгы Альбина Гыйниятуллина , мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Сания Сәйдәшева ,мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар . Көн тәртибендә мәктәп укучылары арасында наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллануга каршы профилактика чаралары;балалар арасында тестлар үткәрү, аның тәртибе турында ; балаларның җәйге ялларын оештыру , җәй айларында яшьләр белән нинди мәдәни эшләр алып барылачагы , җәйге айларда балалар һәм яшүсмерләрне район предприятие-оешмаларына эшкә урнаштыру хакында ;балигъ булмаганнар арасында законсыз рәвештә алкоголь эчемлекләр тарату дигән темага чыгышлар тыңландыһәм карарлар кабул ителде.