“Сабантуе гүзәле-2014” бәйгесе булып узды. Тамашада 6 гүзәл катнашты.

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

30 май көнне Түбән Суыксу мәдәният йортында районкүләм “Сабантуе гүзәле-2014” бәйгесе булып узды. Тамашада 6 гүзәл: Диләрә Мәвләветдинова (Биклән), Алия Асылмәрдәнова (Күзкәй), Чулпан Сафина (Иске Абдул),Әдилә Җиһангирова (Биклән),Илүзә Газизова (Яңа Бүләк) һәм Гөлшат Хәсаншина (Иштирәк) катнашты.

         Кызлар 6 турда: “Үзем турында үзем”, “Татар милли киемнәрен тәкъдим итү”, “Мәңге югалмас хәзинәләр”, “Милли моңнар”, “Сөлгеләр белән бию”, “Кичке күлмәкләр тәкъдим итү”  көч сынашты. Бәйгеләр 5 баллы система буенча алып барылды.

Бәйгеләр берсеннән-берсе матур концерт номерлары белән үрелеп барды.Бу грандиоз тамашаны ямьләргә килгән артистлар арасында Казан кунагы – “Сорнай” ансамбле солисты Ильмир Ямалов та бар иде. Ул төрле уен коралларында уйнап тамашачыларны таң калдырды.  Соңыннан ике туган сеңлесе Сөмбел Зарипова белән искиткеч матур дуэт башкардылар.

        Шулай ук бу бәйрәм тамашасын үзләренең матур чыгышлары белән җырчы Назир Гыймазетдинов, “Шатлык “ бию коллективы җитәкчесе, биюче Альбина Гәрәева, Иске Җирекле авыл кызларының күмәк биюләре матурлады.

       Ниһаять бәйгеләр тәмамаланды. Хөкемдарлар киңәшләшергә вакыт алды. Берсеннән-берсе чибәр, сылу, аккоштай зифа буйлы чибәрләрне кабат сәхнә түренә дәштеләр. Кызларның берсе генә дә данлы, мактаулы исемнәрсез калмады. Иштирәк сылуы – Гөлшат Хәсәншина – “Иң тыйнак кыз”: Яңа Бүләк кызы – Илүзә Газизова – “Сәхнә остасы”; Биклән чибәркәе Әдилә Җиһангирова – “Иң сөйкемле кыз”, Иске Абдул гүзәле – Чулпан Сафина – “Иң талантлы кыз”, Күзкәй матуркае Алия Асылмәрдәнова – “Иң зәвыклы кыз” дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар.

       Җиңү фартунасы Биклән кызы – Диләрә Мәвләветдиновага елмайды. Ул   “Сабантуе гүзәле-2014” исеменә һәм җиңү таҗына ия булды.

Кызларны җанатарлары көчле алкышларга, аллы-гөлле чәчәкләргә күмде. Кызларның барысына да  район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International