3 июнь көнне Калмия авылында гомер кичерүче ,тыл ветераны Сәгъдиева Мәмдүхә әби Миннегәрәй кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мәмдүхә әби үз чорының барлык кешеләре кебек үк ачысын-төчесен күргән, ләкин тормыш сынауларына бирешмәгән акъәбиләрнең берсе. Аңа исәнлек, тыныч көннәр,балалары , онык-оныкчыкларын сөеп, бәхетле картлык кичерүен телибез !