Мәйдан түре – икмәк үстерүчеләргә

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Сабан туе, иң беренче чиратта, игенчеләрне олылау бәйрәме. Электән үк шулай булган – кырда язгы эшләрне тәмамлап, печәнгә керешкәнче, бер-ике көн тын алганда, игенче сабан бәйрәмен үткәргән. Мәйдан түрендә һәрвакыт икмәк үстерүчеләр торган. Районда эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары традиция буенча быел да бәйрәм башында ук мәйданга чакырылды. Тамашачы һәр хуҗалыкны алкышлар белән каршы алды. Район башлыгы Васил Хаҗиев та тәбрикләү сүзен нәкъ менә аларга – икмәк үстерүчеләргә мөрәҗәгатеннән башлады. «Район игенчеләре чәчүне тиешле агротехник срокларда, уңышлы башкарып чыктылар. Тишелеш тә начар түгел. Хәзер игеннәр тукландырыла. Ләкин корылык бүген безнең алга зур сынаулар куя. Барыбыз да яңгыр көтәбез, уңыш булсын дип телибез», – диде Васил Гарипович. Көннәр буе кызу кояш астында басуларда тир түккән игенчеләргә, иртә таңнан ферма юлында булган терлекчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
 
Сабан туе шулай ук дусларның, туганнарның, гомумән, бар халыкның очраша, таныша, дуслаша торган урыны. Район башлыгы барлык кунакларны хакимият, район Башкарма комитеты исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде, имин көннәр теләде. Аннары ул 2014 елның Тукай районы Сабан туен ачык дип белдерде.
 
Бәйрәмнең тагын бер матур бизәге – Сабан туе әләмен күтәрү. Ул мәртәбәле эш быел узган елгы кыр батыры – «Чаллы яшелчәсе» агрофирмасы механизаторы Илфир Хөрмәтуллинга тапшырылды. Ул Татарстан гимны астында Сабан туе әләмен күтәрде. Аны бар мәйдан аягүрә басып сәламләде. 
 
Тукайлыларны һәм килгән кунакларны шулай ук Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте исеменнән җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев котлады, чаллылыларның тәбрикләү сүзләрен һәм олы рәхмәтләрен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә шәһәр мэры Васил Шәйхразиев җиткерде. Сабан бәйрәме белән тукайлыларны котларга районның эре инвесторы Илшат Фәрдиев та килгән иде.
 
Аннары 2014 елның язгы кыр эшләре һәм 2013 елның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләре буенча иң яхшы механизаторлар һәм савымчылар бүләкләнде. Механизаторлардан акчалата бүләкләүгә Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Юрий Колузаев (I урын), «Кама» агрофирмасыннан Рамил Закиров (II урын), «Гигант» җәмгыятеннән Флорис Миңнегалиев (III урын), сыер савучылардан Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Фәйрүзә Галиева (I урын), «Биклән» җитештерү кооперативыннан Зөлфия Ачилова (II урын), «Чаллы яшелчәсе» агрофирмасыннан Әлфия Якупова һәм Рәкыя Йосыпова (III урын) лаек булды. Беренче урынны алган кыр батыры Юрий Колузаевка исә бүләккә тәкә дә бирелде. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International