Район башлыгы Васил Хаҗиев та татар көрәше батыры исемен лаеклы йөрткән Раббани аганы котлады

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе
Сиксәнгә җитеп килүче Раббани Шәрипов – танылган көрәш остасы. Авыл, район, республика Сабан туйлары җиңүчесе, 70нче еллар башында өч тапкыр Россия күләмендә батыр калган көрәшче. Көрәш мәйданына чыгам дип махсус әзерләнми ул, хуҗалык эшендәге авыр капчыклар аңа тренажерларны, спорт залларын алмаштыра. Гомерен авыр хезмәттә үткәргән нык бәдәнле авыл батыры ул. Раббани абыйның көче, оста көрәшүе турында даны еракларга таралган. Элек тә авыл пәһлеванының көрәшәсен ишетеп, аның көндәшләрен күтәреп җиргә салганын карарга ераклардан килә торган булганнар. Район башлыгы Васил Хаҗиев та татар көрәше батыры исемен лаеклы йөрткән Раббани аганы Сабан туе алдына чакырып тәбрикләгәндә шул бәйгеләрне искә алды. Ветеранга җылы рәхмәтләрен җиткереп, батырга булган традицион бүләк – тәкә һәм көнкүреш техникасы тапшырды. Раббани аганы республикада да яхшы беләләр, онытмыйлар. Быел аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да бүләге – исемле сәгать тә тапшырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International