Югары Байлар авыл китапханәсендә яшьләр өчен “Упкынга илтүче юл"дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чараның максаты яшь буында сәламәт яшәү омтылышы тәрбияләу, аларга наркоманиянең ни дәрәҗәдә аяныч хәлләргә китерүен төшендерү , балаларны шушы яман гадәтләрдән саклау. Китапханәче “Наркомания упкын чиге” дигән китап күргәзмәсе һәм газета битләрендә чыккан мәкаләләр белән таныштырып китте.
Соңыннан укучылар “Наркотикларга урын юк!” дип исемләнгән плакатлар-рәсемнәр ясадылар.