20-22 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә – районының авыл яшьләре форумы үтәчәк.

2014 елның 17 июне, сишәмбе

20-22 июньдә Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә – Яңа поселогының урман аланында Тукай муниципаль районының авыл яшьләре форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр, фестивальләр, спорт ярышлары, яшьләр программаларының һәм проектларының презентацияләре, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре белгечләре оештырачак. Форумда 18дән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре катнашачак. Алар палаткаларда яшәячәкләр. Моннан тыш, кичләрен гитара җыры конкурсы, Татарстан Республикасының ирекле ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан мастер-класслар һәм башка күптөрле кызыклы чаралар үткәрергә планлаштырабыз, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.    

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International